“Кар десанты” акциясе "Забота" Мамадыш муниципаль районының

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2019нчы елның 6 февралендә Мамадыш муниципаль районының “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән “Кар десанты” акциясе оештырылды. Акция барышында балалар пенсионер Сергеевичева Александра Семеновнага кар чистартырга булыштылар. Өлкән кеше көченнән килми торган әлеге эш, балалар өчен бик җиңел һәм күңелле үтте. Эш барышында Александра Семеновна яшь чакларын искә алып, күңелле әңгәмә корылды. Әбигә озын, сәламәт гомер теләп, контакт телефоннарын калдырып, чарада катнашучылар хушлаштылар.

Акция максаты: балаларда югары патриотик аң,  хезмәткә, җәмгыяткә, өлкән кешеләргә  уңай мөнәсәбәт формалаштыру, әхлакый нормалар тәрбияләү,  эш коралы белән хезмәт эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерү булып тора иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International