8 нче февраль 2019 нчы ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова «Күңелле стартлар!» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, коллективизм хисләрен үстерү һәм уңай эмоцияләрне арттыру.
Спорт чарасы ярыш формасында үткәрелде. Катнашучылар ике командага бүленде. Туп, кыршау, теннис ракеткалары һәм гимнастика таяклары белән төрле эстафеталар уңышлы узды.
Атмосфера уңай һәм дустанә иде. Катнашучылар инструктор тәкъдим иткән барлык биремнәрне дә зур кызыксыну һәм теләк белән үтәделәр. Чарада катнашучылар ярыш рухын күтәрергә һәм командада эшли белергә өйрәнделәр.
Социаль хезмәт алучылар үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.
Чарада 15 кеше катнашты.