“Олимпиада” сүзен ишетү белән иң беренче чиратта безнең күз алдыбызга теге, яисә бу спорт ярышы килеп баса. Мәктәп кысаларында оештырыла торган олимпиадалар да узенә бер төрле ярыш булып тора, балалар монда интеллектуаль яктан ярышалар. Мәсәлән, география, физика, технология фәннәре буенча үткэрелгэн сынауларда да призёр исемен яуларга була икән. Ә Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчесе, “Аксубай районы 2нче номерлы урта белем бирү мәктәбе” укучысы Алсу Р. мәктәп укучылары арасында тарих һәм экономика буенча үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этапбында призёр дәрәҗәсендәге диплом яулады. Алсу әлеге җиңүе белән приютта тәрбияләнүче балаларга үрнәк күрсәтте. Алга таба да уңышлар теләп җиңүчене котлап калабыз!
(1).jpg)