Волонтерлар-медиклар Буа шәһәренең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтен дөнья авыру көненә багышланган чаралар уздырдылар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

11 февральдә Халыкара календаренда Бөтен дөнья авыру көне буларак билгеләнде. Бу чара авыру кешеләргә ярдәм итүгә, авыруларны һәм зәгыйфьләрне иң яхшы карауны тәэмин итү, аларның газапларын җиңеләйтү кирәклеге турында искәртүгә юнәлдерелгән.

Буа шәһеренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шулай ук Бөтендөнья авыру көненә багышланган чаралар узгды. Буа медицина училищесы волонтерлары лекция-әңгәмә уздырдылар, шулай ук скандинавия йөрешен өйрәтү буенча мастер-класс күрсәттеләр.

«Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрне дөрес гадәтләргә өйрәтерләр һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга рухландырыр дип ышанабыз", - дип аңлатты студентлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International