«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашу
12 декабрь 2018 ел
Яңа Чишмәдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы үтте. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Мостафина Гүзәлия Фәргать кызы бу этапка «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә район туры нәтиҗәләре буенча узды. Гүзәлия Фәргать кызы үзенең чыгышында безнең өлкән яшьтәге кешеләргә булган бүгенге мөнәсәбәтебез киләчәктә балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен үрнәк булырга тиешлеген искә төшерде. Аның белән бергә сәхнәгә интернат – йортта социаль хезмәтләр алучылар да чыкты. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бик җылы кабул иттеләр. Барлык конкурсантлар да дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Аларның тырыш хезмәте, дөньяга иҗади карашлары, конкурста катнашулары өчен аларның һәркайсы мактауга һәм соклануга лаек.