Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Валентинкалар бүләк итәбез" дигән уен программасы.

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2019 елның 11 февралендә  Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар өчен интернат йорты  тәрбиячесе   Галиуллина Нурия тарафыннан  "Валентинкалар бүләк итәбез» дип исемләнгән уен программасы үткәрелде.

Әлеге уенның максаты балаларны «Изге Вәли Көне» белән таныштыру һәм аларны кызлар, малайлар арасында матур мөнәсәбәтләргә өйрәтү иде.

Чара башланыр алдыннан тәрбияче һәр балага төсле кәгазьдән йөрәк таратты. Алар төрле төстә һәм күләмдә иде. Балалар бу йөрәкләрне бер-берсенә бүләк итәргә тиеш иделәр. Алар зур кызыксыну белән үзара «валентинкалар» белән алмаштылар.

Бу уен барлык катнашучыларны да позитив һәм көн буена җитәрлек яхшы кәеф булдырды. Балаларда һәм  тәрбиячедә бик кәнагать булып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International