Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, социаль хезмәткәрләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек органнары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның өйләрендә җыелулары үткәрәләр.
Халыкка янгын куркынычсызлыгы, җылыту приборлары, электр үткәргечләре торышы буенча консультация ярдәме күрсәтү максатыннан янгын профилактика чаралары эшләнде. Аның барышында инструкторлар янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен, ашыгыч коткару хезмәтләре телефоннарын искә төшерә, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшыралар.
Мондый профилактик чаралар гражданнарның күбесе үз йортларын тиешле куркынычсыз тәртипкә китерергә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә этәрә.