Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Туган телем- газиз телем” дип аталган танып-белү уены.

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Уенның максаты: балаларда туган телгә кызыксыну уяту, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, сүз байлыкларын арттыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Туган тел һәр кеше өчен кадерле, газиз. Һәрберебез туган телебез турында уйланырга тиешбез. Шуңа күрә, туган телебездә дөрес итеп, телебезне бозмыйча, сөйләшергә кирәк. Шулай ук, җирдә бик күп телләр барлыгын белергә һәм сакларга кирәклеген аңларга тиешбез.Чөнки, тел- ул халыкның мәдәнияты, горурлыгы. Башка телләр белән аралашу, дөньяның нинди кызыклы һәм төрле булуын аңларга ярдәм итә.Тәрбияче балалар белән туган телгә багышланган мәкальләр һәм әйтемнәр буенча сорауларга җаваплар тапты. Бу уен- дәрестә балалар туган тел турында бик күп яңалыклар белделәр. Һәрбер милләт кешесенең, үз телен яратырга, хөрмәт итәргә кирәклеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International