Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пластилинотерапия буенча дәресләр үткәрелә

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

 Пластилиннан  эшләнмәләр ясау - ул күңелле һәм мавыктыргыч ял итү ысулы гына түгел, ә күпкырлы үсешнең шактый нәтиҗәле ысулы да.

 “Эшләнмәләрне дөрес әзерләгәндә вак моторика һәм сүз, логик һәм абстракт фикерләү, игътибарлылык, тырышлык һәм башкарылган эш нәтиҗәсе өчен җаваплылык кебек мөһим сыйфатларны үстерергә мөмкин”, - дип ассызыклый хезмәт буенча инструктор Марианна Жукова.

Дәрес барышында социаль хезмәт алучыларга балачакны искә төшерергә һәм пластилиннан эшләнмәләр ясарга тәкъдим ителде. Дәрестә катнашучылар үзләренең хыялларын тормышка ашырдылар. Эшләнмәләр кызыклы һәм оригиналь килеп чыкты. Иҗат процессында катнашучыларның барысы да бик күп канәгатьләнү алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International