«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Эшче һөнәрләр елы” кысаларында “Хатирәләр терапиясе”

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

12 нче февраль 2019 нчы ел, сишәмбе

«Изгелек»  инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова һәм 1-нче филиал китапханәсе хезмәткәре Дарья Миронова “Эшче һөнәрләр елы” кысаларында “Хатирәләр терапиясе” дигән чара үткәрделәр.

Чараның максаты: тормышка позитив караш формалаштыру, үз хезмәт эшчәнлегеннең мөһимлеген аңлау, яшь буынга һөнәри белем бирү һәм тәҗрибә тапшыру.

Хатирәләр терапиясе - ул үткәннәрне искә төшерү терапиясе.

Социаль хезмәт алучылар үзләренең яшьлек еллары, булачак һөнәрләрен ничек сайлап алулары һәм кем булып эшләүләре турында бик теләп искә төшерделәр. Очрашуда катнашучыларның күбесе яшь вакытта «КамАЗ» заводлары төзелешендә һәм аның төрле комплексларында эшләгәннәр. Алар, комсомол-яшьләр бригадаларында эшләп, ярышларда алдынгы урыннарны алулары, бер-берсенә булышулары, коллектив һәм гаилә белән бергә ял итүләре турында горурланып сөйләделәр.

Белгечләр «Һөнәрләр дөньяда бик күп» дигән викторина һәм “Һөнәрләрне уйлап тап”, «Бу кемнеке», «Китап геройлары» дигән уеннар үткәрделәр.  Катнашучылар хезмәт һәм һөнәрләр турындагы табышмакларга, халык мәкальләренә җавапны бик тиз таптылар. Чараны,  эш һөнәрләре һәм хезмәт сөючәнлек турында шигырьләр, романнар, документаль әдәбият мәгълүматыннан торган “Хезмәт кешене бизи” дип аталган китап күргәзмәсе  тулыландырды.

Социаль хезмәт алучылар җылы, дустанә атмосферада белгечләргә рәхмәт әйттеләр, мондый чараларның үз-үзеңә бәя күтәрүдәге роле турында сөйләделәр һәм киләчәктә дә килергә теләк белдерделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International