Актүбә поселогы китапханәсендә Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Мозартика» уен методикасын кулланып “Космоска юл” дигән төркемле дәрес үткәрелде. Дәрес яшүсмерләрнең эмоциональ халәтен, негатив эмоциональ халәтен төшерүгә, эмоциональ-шәхси сфераны гармонизацияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар, сайлап алынган уен кырларында, иҗади күзаллау кулланып, фантазияле фигуркалар ясадылар, шул рәвешле, галәм, тынычлык, дөнья белән үзара мөнәсәбәтләрен кордылар. Дәрес ахырында катнашучылар үз фикерләре һәм фантазияләре белән уртаклаштылар, башкаларның җавапларын тыңларга һәм анализларга өйрәнделәр. Мондый уен формасындагы дәрес балаларга бик ошады, ул күңелле тәэсирләр,балачакта һәм әкияттәгедәй булган хисләр уятты.