«Түбән Кама «Балкыш » приютында тәрбияләнүче балалар белән Валентиния иленэ сэяхэт»

2019 елның 12 феврале, сишәмбе
Түбән Каманың «Балкыш» социаль приютында, балаларда иҗади һәм танып белү сәләтен үстерү максатыннан, урта төркем тәрбияләнүчеләре белән, «Яшь фантазерлар» түгәрәк эше кысаларында «Валентиния иленэ сэяхэт» дәресе узды. Тәрбияче Гөлназ Курмакаева балаларны «Изге Вәли Көне» белән әкияти формада таныштырды. Балалар дәрес вакытында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр: бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм гореф-гадәтләре, шулай ук бу көнне алар үзләренә кадерле булган кешеләргә «валентинкалар» бүләк итеп үзләренең мәхәббәтләре турында әйтә алалар.«Малайлар үзләренең беренче «валентинкалары» ясарга карар иттеләр, ә без, педагоглар, якыннары открыткаларны ихлас сүзләр белән бәяләсәләр, шат булачакбыз» - дип нәтиҗә ясады тәрбияче
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International