«Балаларга көч кулланмау» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне ышанычлы һәм ышанычсыз тотыш» дигән темага тренинг үткәрде.
Тренинг яшүсмерләрне тирә-юньдәгеләрнең басымына һәм психоактив матдәләрне куллануга җәлеп итү ситуацияләренә каршы торуның төрле ысулларын өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары булып ышанычны үстерү, үз-үзеңә бәя бирүне арттыру торды.
Тренингта төрле категория гаиләләрдән 26 балигъ булмаган бала катнашты.
Тренинг барышында ышаныч, ышанычсыз һәм агрессив үз-үзеңне тоту төшенчәләре турында фикер алыштылар. Психологик басым вакытында үз-үзеңне ничек тоту буенча иң уңышлы стратегияләр турында фикер алышынды. «Нотыкчы», «Сын», «Көзге» күнегүләре үткәрелде. Балигъ булмаган балалар шулай ук ышанычлы баш тартуның төп ысуллары белән таныштылар.