ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 

2019 елның 14 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә гашыйклар көненә карата “Изге Вәли көне” дигән чара булып узды.

        14 нче февраль 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Ника” яшьләр клубы активистлары Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Брейн Ринг» интеллектуаль уены үткәрделәр.

Изге Вәли Көне - үзенчәлекле бәйрәм.  Бу, әлбәттә, балалар белән дуслык, мәхәббәт турында сөйләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Тәрбия максатларыннан тыш, Изге Вәли көне башка илләрдә яшәүчеләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү өчен дә үткәрелә.

14 февраль көнне тәрбияче Идрисова Сиринә Илгизәр кызы Изге Вәли көненә багышланган «Гашыйк йөрәкләр»исемле уен программасы уздырды.

 

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел

2019 елның 14 феврале.

      Моннан нәкъ утыз ел элек Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башланды. Яңа Чишмә интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр белән берлектә әлеге датага багышланган чара үткәрде. Әлеге чарада катнашучылар Әфган сугышы турында видеороликлар, шигырьләр һәм җырлар тыңладылар һәм карадылар. Бүген ил үзенең боерыгы буенча бөтен дөнья буйлап таралган «кайнар нокталар» ны узган кешеләрнең батырлыгын хөрмәт итә. Россиядә һәм БДБ илләрендә күп санлы  «әфганчылар» оешмалары эшли. Бу кешеләр ул елларда алган орденнары һәм медальләре белән горурлана, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итә. Алар-безнең геройлар! Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада.  Шуларның берсе Суслов Николай Александрович Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эшли. Ул 1984-86 елларда Әфганстанда хезмәт иткән. Николай Александрович «Батырлык өчен», «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан», «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» медальләре белән бүләкләнгән.  Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылык - бу кешегә хас сыйфатлар. Һәр кешегә шундый дус булса иде. Әфганстан фаҗигасы башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен иде.

   13 февраль 2019 г. ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш уздырылачак.

 

14 февраль 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында пожар  куркынычсызлыгы турында укулар үтәчәк.

Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Оксана Сафина “Хатын-кызы елы. Ир-ат елы: хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашты. 

  2019 елның 13 нче февралендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Кукмара муниципаль районының янгын бүлеге белән берлектә «Безнең куркынычсызлык безнең кулларда» темасына 14 балага экскурсия үткәрде. Әлеге чараның максаты балаларнын шәхси куркынычсызлыгына карата аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт уяту иде. Шулай ук янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәтне арттыру. Экскурсия барышында балаларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре, янгын килеп чыгу очрагына карата гамәлләр, бердәм коткару хезмәте номеры белән  таныштылар.

   Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Экскурсия җылы атмосферада үтте.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә “Дөньяның бар нәрсәсе “ исеме астында тирә юнне танып белү  һәм сөйихи  телек баетуга багышлангани чара уздырылды.

Бүген 2019 елның 13 февралендә Буа шәһәренең  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында планнан тыш янгынга каршы инструктаж узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International