Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүдә мәгълүмати куркынычсызлыкны формалаштыру технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында “Веста” Үзәге психологы Ольга Тугашова 11-нче санлы социаль участокта 14-16 яшьлек 22 яшүсмер арасында “Үз куркынычсызлыгыңның хуҗасы бул” дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрне браузер ярдәмендә куркынычсыз Интернетка керергә өйрәтү, Интернет челтәрендә куркынычсызлыкның төп кагыйдәләренә өйрәнү.
Дәреснең теоретик өлешендә укытучы техник онлайн-компетентлык нигезләре,браузер һәм куркынычсыз Интернетка керүне грамоталы куллану турында сөйләде. Балалар браузерның һәр функциясе нинди мөмкинлекләр бирә икәнен һәм аны куллану белән бәйле нинди куркынычлар булуы турында белделәр.
Дәреснең төп өлешендә яшүсмерләр алган белемнәрен беркетергә һәм аларны гамәлдә кулланырга ярдәм иткән «Шәхси җайга салу: интернетка тәрәзә» һәм «Куркынычсыз Интернет йортта һәм бөтен җирдә» дип аталган практик күнегүләр үттеләр.
Дәрес ахырында катнашучыларга алган белемнәрен көндәлек тормышта кулланырга киңәш ителде.