"Минем Ватаным, минем туган ягым» программасы кысаларында" Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 3 нче санлы социаль участокта 11-12 яшьлек 14 бала өчен «Татарстан хәзинәләре» темасына төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларда республика халкы, сәясәт, икътисад, спорт һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Дәрес башында белгеч балаларга Татарстанның заманча казанышлары турында сөйләде, бу республиканың гына түгел, бөтен илнең горурлыгы булып санала. Төбәк соңгы еллар дәвамында медицинада да, мәгарифтә дә, төзелештә дә, социаль яклауда да, тормышка инновацияләр кертүдә дә югары күрсәткечләр буенча калышмый. Шулай ук балалар Татарстан Республикасы турында видеоматериал карадылар, анда төбәкнең үзенчәлеге һәм тарихи кыйммәте, сәясәт һәм икътисады, спорт һәм мәдәнияттәге казанышлары тулы чагылдырылган иде.
Балаларга дәрес бик ошады, алар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр. Балалар үзләре өчен бик мөһим дәрес үзләштерделәр, ахырда - үз республикаң, ватаның белән горурланырга һәм аны хөрмәт итәргә кирәк, Татарстан хәзинәләре - безнең казанышларыбыз, мәдәниятебез, безнең тарих дигән нәтиҗәгә килделәр.