Әфган сугышы кайтавазы

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

          «Асылташ» социаль йортында, балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Шулай Әфганстан гаскәрләрен чыгаруга багышланган истәлекле көн алдыннан, «Калипсо» төркеме малайлары белән тәрбиячеләр әфганчылар истәлегенә багышланган декада уздырды

      Дәрес барышында балалар Әфган сугышы тарихы белән танышып, ун ел эчендә бу сугышның унбиш мең Совет солдатларының тормышын алып киткәнен белделәр. Презентация барышында балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Малайлар һәлак булган сугышчылар буенча, бер минут тынлык белән искә алып, Әфган сугышы геройларына багышланган рәсемнәр ясадылар.

       Безнең шәһәрдә дә бу сугышта катнашкан сугышчыларны очратырга була. Алардан без тыныч тормышыбызның һәр минутның кадерлеген тоеп яшәргә кирәген беләбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International