"ВИЧ/СПИД профилактикасы» дәресләре курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова 15 бала арасында 1 нче санлы социаль участокта «Үз сәламәтлегебез турында кайгыртабыз" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: ВИЧ белән йогышлану куркынычы булган хәлләрдә куркынычсыз һәм җаваплы тәртипне үстерү.
Белгечнең сөйләвеннән яшүсмерләр ВИЧ-инфекциясе - дөньяда иң киң таралган авыруларның берсе, ул иң яшь, иң актив, эшләргә яраклы яшьләрне тормыштан алып китә икәнен аңладылар. Балалар әлеге чирне йоктыру юллары турында, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген, һәм бу инфекция ачыкланган очракта, кешегә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында белделәр. Видеороликны караганнан соң, дәрестә катнашучылар гомуми фикергә - тормышта иң мөһиме-сәламәтлек икәненә төшенделәр, ә ул үз эченә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, физик культура һәм чыныктыруны, дөрес туклану, алкоголь һәм наркотиклар кулланудан тыелып тору, төрле стресс һәм кичерешләрне җиңел кичерә белү керә.
Йомгаклау даирәсендә белгеч балаларга киңәш бирелде: үз сәламәтлегегезне дә, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген дә саклагыз.