“Юлдаш”та “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

12 февраль көнне «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та интернат специалистлары Ирина Тугашева, Елена Малолеткова, Альбина Сираева, Рәшит Вәлиев һәм Чистай шәһәренең №1 номерлы лицей укучылары һәм педагоглары белән берлектә  Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Кичәнең максаты: патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре белән таныштыру.

Лицейда бик күп еллар эшләп, зур тәҗрибәле педагог-ветеран Мира Ивановна Максимова Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштырып үтте. Шагыйрьнең һәр чор иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ачып, шигырь юллары белән беркетеп барды.

Сыйныф җитәкчесе Дания Дамир кызы Абдуллина күзәтчелеге астында 7 “Б” сыйныф укучылары башкаруында шагыйрьнең төрле чор иҗатына караган тетрәндергеч, искиткеч матур шигырьләре яңгырады. Кичәнең кунаклары “Ступени” әдәби оешмасы рәисе, китапханә үзәге методисты Елена Валерьевна Быкова, “Герой оныклары” исемле ирекле-патриотик клуб җитәкчесе Ольга Александровна Венидиктова, ярдәмчесе Татьяна Евгеньевна Фасхутдинова шагыйрьнең иҗаты буенча кызыклы фактлар китерделәр. Чара барышында Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән “Җырларым”, “Кызыма”, “Сагыну” кебек җырлар яңгырады. Кичәдә катнашучылар әсирлектә калып, җәза чиккән корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International