21 нче февраль 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мин һәм минем тирәдәге кешеләр» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
«Ата-аналар белән бергә» программасы кысаларында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалар белән «Киләчәккә юл» дигән чираттагы дәрес узды. Дәрес барышында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Габдрахманова Ф. М. һәм социаль педагог Лотфуллина Л. М. Төрле уеннар, күнегүләр кулландылар, "Могҗиза-кактус» әкиятен укыдылар. Алга таба балаларга пластилиннан кактус формасын ясап, аны теш чистарткычлары һәм кәгазьдән ясалган чәчәкләр белән рәсмиләштерергә тәкъдим ителде. Бу аларга үзләренең әйләнә-тирә дөньяга хис-тойгыларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йорт – интернатында “Үзеңне һәм иҗади мөмкинлекләреңне тап” девизы астында программа тормышка ашырыла.
Конролльләү... Һәр ата-ана аңа омтыла диярлек. Ата-аналар, алар ирешергә омтыла, бала барлык үз таләпләрен үтәргә тиешлеген әйтә, еш кына үзеннән чыга, үз-үзлэрен тоюны югалталар. Бу яктан караганда, бала янында без күбрәк булган саен контрольдә тотарга кирәк, шуна күбрәк контрольда тотарга омтылырга. Гаилгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Шәрипова Р.Р. “Сәламәтлеккә юл” программасы кысаларында мотивационно-коррекцион программага юнәлдерелгән, спиртлы эчемлекләр куллану һәм баш тарту сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча төркемле дәрес уткәрде. Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендәге чарада ата-аналар бик теләп катнаштылар.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында эшләүче хезмәткәрләр өчен 2019 елның 15 февралендә шәфкать туташлары “Гриппка һәм ОРВИ га каршы чаралар” турында әңгәмә үткәрделәр.
21 февраль 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән “Нәрсә ул наркомания?” дигән темага профилактик әңгәмә уздырыла.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар тернәкләндерү үзәгендә, тернәкләндерүдә һәм абилитацияләүдә куллану өчен дидактик уеннар тәкъдим итү буенча түгәрәк өстәл узды.
Гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, 2019 елның 18нче февралендә Балтач муниципаль районындагы «Наз Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар - Дилүс Гатиятуллин һәм Владимир Кондратьев белән очрашу узды. Алар үзләренең шәхси мисалларыннан чыгып сугыш турында булган хәтирәләре белән уртаклаштылар. Балалар сугышчыларны зур кызыксыну һәм соклану белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Театр елы кысаларында «Баулы интернат - йортында», социаль хезмәтләр алучылар белән бармак театры өчен персонажлар әзерләү буенча эш алып барыла.
.jpg)