Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар тернәкләндерү үзәгендә, тернәкләндерүдә һәм абилитацияләүдә куллану өчен дидактик уеннар тәкъдим итү буенча түгәрәк өстәл узды. Эшләнмәләрне педагог-психолог Миләүшә Хәмитова, тәрбияче Гүзәлия Мөхәммәтшина, хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова һәм музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева тәкъдим итте. Бу дидактик материал бармак моторикасы, сенсор өлкәсе, элементар математик күзаллаулар үсешенә ярдәм итә һәм сөйләм күнекмәләрен активлаштыра. Эшләнгән уеннар ,куллану өчен башка белгечләргә дә тәкъдим ителде. Мондый түгәрәк өстәлләр методик материалны тулыландыра, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүдә уңай үсешкә ирешергә ярдәм итә.