«Ата-аналар белән бергә» программасы кысаларында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча социаль хезмәт күрсәтүдә булган балалар белән «Киләчәккә юл» дигән чираттагы дәрес узды. Дәрес барышында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Габдрахманова Ф. М. һәм социаль педагог Лотфуллина Л. М. Төрле уеннар, күнегүләр кулландылар, "Могҗиза-кактус» әкиятен укыдылар. Алга таба балаларга пластилиннан кактус формасын ясап, аны теш чистарткычлары һәм кәгазьдән ясалган чәчәкләр белән рәсмиләштерергә тәкъдим ителде. Бу аларга үзләренең әйләнә-тирә дөньяга хис-тойгыларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.