Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йорт – интернатында “Үзеңне һәм иҗади мөмкинлекләреңне тап” девизы астында программа тормышка ашырыла.Төп максаты- арттерапия алымнары нәтиҗәсендә кешенең күңел халәтен яхшырту, стресслардан арыну.Һәр төркемдә 5-7әр кеше шөгыльләнә, аларның нәрсә белән кызыксынуларына зур игътибар бирелә.Үз куллары белән ясаган әйберләрне куллану яки бүләк итү -алар өчен иң әһәмиятлесе. Скрапбукинг ысулы белән Г. В. Глушковнын 80 еллыгына котлау открыткасы ясап бүләк иттеләр.Аннары кемдер үзенә, кемдер дустына, якыннарына шкатулка ( тартмачык) ясап карарга булдылар. Күңел җылысын кушып, чын күңелдән эшләнгән бүләкләре бик матур килеп чыкты. Психолог фикеренчә, мондый эшнең төп нәтиҗәсе- кешеләргә кирәкле булу,шатлыклы канәгатьләнү хисе кичерү.