Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Яраткан китап битләре буйлап!" дип исемләнгән уен-сәяхәт.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе
Чараның максаты: балаларда иҗади һәм эмоциональ активлыкны үстерү, аларда китапларга кызыксыну уяту, геройларга карата мәрхәмәт хисе тәрбияләү, игътибар белән тыңлый белү, китап белән аралашырга теләк тәрбияләү. Беренче сүздән үк, “әкият безне гаҗәеп һәм кабатланмас дөньясына алып бара, анда барысы да гаҗәпләндерә: җәнлекләр сөйләшә, кешеләр хайваннарның телен аңлый, геройлар ерак сәяхәтләргә китә, анда аларны куркыныч сынаулар көтә – явыз җан ияләренә каршы көрәш, утлы елгалар аша чыгу, тирән җир астына төшү, биек тауларга менү...", балаларда китапларга карата кызыксыну уянды. Бу сүзләр сәяхәт башында яңгырады. Сәяхәт тылсымлы һәм әкияти булды, һәр бала үзенең хыялындагы транспортын күз алдына китереп, шунда сәяхәт итте. Моның өчен алар күзләрен ябып, өч тапкыр үз эчләреннән тылсымлы сүзләр әйттеләр: «Тылсымлы илгә очам!» Тылсымлы әдәбият илендә балалар 5 шәһәрдә: Әдәби персонажлар; Авторлар; Тылсымчылар; Шагыйрьләр; Серле шәһәрдә булдылар. Балаларга бу тылсымлы шәһәрләр бик ошады. Аларның кабаттан кабат шунда барасылары килде. Чөнки алар яңа персонажлар, геройлар, авторлар һәм тылсымчылар белән таныштылар. Барысы да бик канәгать калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International