21 нче февраль 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мин һәм минем тирәдәге кешеләр» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Мини-тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда үз-үзеңне күрсәтү сәләтен үстерү һәм алардагы психологик киртәләрне бетерү, актив уеннар ярдәмендә аралашу һәм коммуникатив күнекмәләрен формалаштыру, тыңлый белү.
Чара традицион булмаган сәламләү белән башланды. Катнашучылар «Охшашлык кырлары» күнегүе аша, үзләре турында гына түгел, башкалар турында да уйларга кирәк булганлыгына төшенделәр. «Бөек остаз» күнегүе социаль хезмәт алучыларга үзләренең шәхес буларак көчле якларын аңларга ярдәм итте. Чара ахырында катнашучылар үткәрелгән чарадан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, мондый шөгыльләр үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне тирән танып белергә ярдәм итә дип билгеләп үттеләр.
Социаль хезмәт алучылар тыныч һәм җылы атмосферада узган тренингтан уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Тренингны үткәргәннән соң, катнашучыларның үз-үзләрен танып белүләре, абруйларының һәм башка кешеләргә булган хөрмәт хисләренең үсү процессы активлашты.
Тренингта 10 кеше катнашты.