21 чне февраль көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” өлкәннәребез өчен “Ватанны саклаучылар көненә” багышланган кичә үткәрелде. Бәйрәм ир-егетләребезне котлаудан башланып китте. Төрле бәйгеләр үткәрелде,егетләребез узара көч сынашты. Бәйрәм җыр - биюләр белән үрелеп барды. Бәйге бик күңелле үтте. Соңыннан барысы да берсенә-берсе матур теләкләр теләделәр. Өлкәннәребез бу кичәдән бик канәгать калды.