Тукай районы картлар һәм инвалидлар йортында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, «Мин бу юлны намус белән башкарам" дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде

2019 елның 22 феврале, җомга

22 нче февраль 2019 нчы ел, җомга

Һәр елны, кыш ахырында, 23 февральдә, без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу ир-атларга кыюлык, батырлык, намуслылык турында тагын бер кат искәртү мөмкинлеге. Ир-атлар Ватаныбызны саклаучылар булып саналалар. «Әти һәм Ватан» дигән сүзләр дә юкка түгел: алар бер-берсенә бик якын. Ватан-ул безнең ил. Бу шулай ук Ватан өчен үзен аямаган, ахыргача хәрби бурычына тугры калган барлык кешеләрне искә алу көне дә. Бөтен дәвердә Россия бәйсезлекне, Ватанны намусын һәм абруен саклап калган сугышчыларны данлаган. Шуңа күрә бәйрәм кысаларында интернат-йортта «Мин бу юлны намус белән башкарам " дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Барлык ир-атлар хөрмәтенә җырлар яңгырады, шигырьләр башкарылды. Хәрби темага викторина үткәрелде. Бәйрәм барысына да бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International