“Шүрәле” әкиятен куйдыйлар

2019 елның 22 феврале, җомга

Туган тел ул һәрбер кеше өчен кадерле һәм якын! Бу сүздә күпме тирән мәгънә ята. Газиз туган телебез аша без матурлыкны күрергә, аны яратырга өйрәнәбез. Туган тел аркылы илгә булган хөрмәт тәрбияләнә, мәхәббәтебез уяна.

21  февраль – Халык-ара туган тел көне. Бу көнне төрледән-төрле кызыклы чаралар уза. Шул уңайдан, халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Исток -Башлангыч” үзәгендә дә эчтәлекле чара булып узды. Үзкнең социаль педагоглары Наталья Ташлинцева һәм Тамара Тимофеева алар  карамагында булган балаларны һәм аларның әниләрен әкият дөньясына дәште. Бергәләшеп алар бу көнне “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерде. Кем генә Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен белми дә, яратмый икән? “Чын татар ул беркайчан да югалып калмый”, - диде әкияттә катнашкан бер егет.

Балалар яраткан әкиятләрен исләренә төшереп кенә калмады, үзләре дә катнашты, халкыбызның әйтем-мәкальләрен дә күңелләрендә яңартты. Шулай ук хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнашты. Чара ахырында егет-кызларга актив булганнары өчен грамоталар да тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International