Ватанны саклаучылар көне алдыннан, “Йортка бәйрәм” технологиясе кысаларында, Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы 5 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен “Ватанны саклаучыларга дан җырлыйбыз” дип аталган котлау чарасы уздырдылар. Чара барышында солдат гимнастеркалары кигән социаль хезмәткәрләр сугыш чоры җырларын башкардылар, өлкәннәргә шигъри котлауларын житкерделәр. Авыр елларны кичергән ветераннар, мондый котлауга бик канәгать булдылар, уңай хис – кичерешләр алдылар.