«Юбилярны котлау» КЦСОН "Тылсым"

2019 елның 22 феврале, җомга

21нче февраль  көнне Кукмара муниципаль районы  Иске Оча авылында яшәүче, 2017  нче  елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәтләрдән файдаланучы  Роза Степан кызы Зайцева үзенең  сиксән яшен каршылады.

Юбилярны бу истәлекле көне белән “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгечлэре  Алсу Рашит кызы һәм  Гөлзада Вагап кызы, социаль хезмәткәре Любовь Александр кызы  котладылар. Юбилярга озын гомер, сәламәтлек теләп,  котлап истэлекле бүләк тапшырдылар.

Роза Степан кызы   кунакларга үзенең тормышы турында сөйләде,  узенә күрсәткән  хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк эшчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International