Алабуга «Доверие» үзәге белгечләре инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен дәрес уздырганнар

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләләр белән төрле эш юнәлешләрен тормышка ашыра. 2017 елда үзәк базасында 3 дәрәҗәдәге балалар тәрбияләүче ата-аналарга психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Лучик» клубы оештырылды. Быел, шәһәрнең иҗтимагый оешмалары «Игелек планетасы», «Балачак һәм әниләр дөньясы» белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, безнең клуб дәресләренә яңа гаиләләр кушылды.  Бүген үзәктә «Витражи»уенын кулланып чираттагы дәрес узды. Уен барышында һәр катнашучыга үз хис-тойгыларын һәм уен кырына эчке халәтен күчерү мөмкинлеге бирелде. Шулай ук сенсор бүлмәсендә, диафрагмаль сулыш, аромотерапия һәм музыкотерапия технологияләрен кулланып,  релаксация сеансы үткәрелде. Үзәк белгечләре төрле иҗтимагый институтларның хезмәттәшлеге гаиләләргә максималь ярдәм итәр дип өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International