Бала хокуклары, КЦСОН "Доброе сердце"

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Доброе сердце» Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ларионова Наталья Викторовна һәм Малешина Людмила Дмитриевна "Бала хокуклары" темасына "Фемида дәресләре" хокукый клубының чираттагы чарасын уздырдылар.

Чараның максаты балигъ булмаганнарның хокукый белемнәрен киңәйтү. Чара барышында яшүсмерләргә видеоролик күрсәтелде, балигъ булмаганнар белән әңгәмә үткәрелде. Нәтиҗәләр ясап, социаль педагог Малешина Людмила Дмитриевна аларга "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында 71 нче Татарстан Республикасы законы" дигән буклет таратты. Әлеге чарада барлыгы 11 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International