28 нче февраль 2019нчы ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Без спорт кешеләре» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны физкультура һәм спортка тарту, хәрәкәт активлыгын яхшырту, ярышлардагы көндәшләргә хөрмәт һәм дуслык тәрбияләү.
Чара командаларны сәламләү белән башланды һәм түбәндәге эстафеталарны үз эченә алды: «Разминка», «Кояш», «Талпаннар», «Туплар ярышы», «Игътибар күнегүләре», «Гол кертү», «Күп сөйләшүчеләр өчен уеннар», «Кыршау аша йөгерү», «Музыкаль эстафета». Ярышларда социаль хезмәт алучылар бик теләп һәм энтузиазм белән эстафеталарда катнашып, үзләрен көчле һәм җитез итеп күрсәттеләр.
Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар һәм монда җиңелүчеләр булмады – дуслык җиңде!
Чарада 16 кеше катнашты.