28 февраль көнне «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Игелек иленә сәяхәт» дигән чара узды. Чараның максаты: балаларда бер-берсенә, әйләнә-тирә дөньяга карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт формалаштыру; изге гамәлләр кылырга, яхшы һәм әдәпле сүзләр сөйләргә өйрәтү. «Игелек» иленә сәяхәт кызыклы, күңелле булды. Балалар бер-берсенә карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы булдылар.