2019 елның 28 нче февралендә Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Зарифуллина Гөлфия “Грипп, гриппны профилактикалауның 5 ысулы” турында видеодәрес уткәрде. Грипп - авыр өзлегүләр күп булган бронхо-үпкә системасының йогышлы зарарланулары арасында иң авыр чирләрнең берсе. Грипп белән барысы да, сабыйларны олы яшьтәге картларга кадәр авырый. Өлкән яшьтәге кешеләрдә авыру яшь һәм урта яшьтәге кешеләргә караганда авыррак бара. Шуңа күрә гриппның профилактикасы турында белергә кирәк. Социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, кызыклы һәм файдалы видеодәрес өчен рәхмәт белдерделәр