Музыка җитәкчесе Гордеева Г. А. бию дәресләре үткәрде. Дәрестә шәхеснең иҗади үсеше өчен шартлар тудырды һәм эштә уңышка ирешү ситуациясе булдырды. Галина Александровна матурлыкны бию хәрәкәте аша күрсәтергә өйрәтте. Балалар вальс белән таныштылар, аның төп адымнарын өйрәнделәр, "Вальс"биюенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштылар.