Ләззәтле шөгыль
Бәйләү ул минем хобби. Беләсезме, бәйләргә мин бик яратам. Бу һөнәргә мине әбием өйрәтте.
Минем әбиләрем дә бәйләргә ярата. Бу-ләззәт китерә торган эш, мин аның белән буш вакытымнда шөгыльләнәм. Бу шөгыль-күңел өчен. Беренче шарфикларны һәм бияләйләрне мин курчакларга һәм үзем өчен бәйләдем. Хәзер үземнең туганнарым һәм дусларым өчен бәйлим, чөнки үз кулларым белән эшләнгән әйберне бүләк итү бик күңелле. Кышкы свитерлар өчен мин бәйләү энәсе белән кулланам, ә җәйге кофточкаларны ешрак крючок белән бәйлим. Әзер эшләнмәләрне үзем һәм туганнарым да рәхәтләнеп киеп йөрибез.
Мин җепләр сатыла торган кибетләргә йөрергә яратам. Әгәр мин Әгерҗегә барсам, минем әбиләрем җеп алып кайтырга кушалар.
Бәйләү өчен иң яхшысы озын кышкы кичәләр яки салкын яңгырлы көз туры килә.
Рәсимә апа кул остасы, аның бәйләгән әйберләре уникаль була. Ул үзе өчен генә түгел, сату өчен дә бәйли. Без авылдашлар белән аның янына киләбез, ул үзенең осталык серләре белән уртаклаша.
Социальный работник Насирова Флера Валиевна