«Мин куркынычсызлыкта» программасы кысаларында 13 нче санлы социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 7-10 яшьлек 11 бала арасында “Тоткын психологиясе» дигән профилактик чара уздырды. Максаты: терроризм һәм гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык нигезләре турында белемнәрне формалаштыру, үз-үзеңне саклау күнекмәләрен үстерү.
Дәрес башында белгеч балаларга террорчылар һәм терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Аннан соң катнашучылар видоролик аша бүгенге көндә терроризм проблемасының зур масштабларда кешелеккә янавын белделәр. Террористик актка алдан әзерләнү мөмкин түгел, шуңа күрә һәрвакыт сак булырга кирәк, балалар белән эшләргә һәм тоткынлыкка эләккән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сүз куештылар.
Дәрес ахырында балалар популяр күңел ачу йортларында, гипермаркетларда, кеше күп булган чаралардан аеруча сак булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Көтелмәгән хәл килеп туган очракта белгечләргә яки өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.