“Өйдә хезмәт күрсәтү технологиясе”

2019 елның 1 марты, җомга

2019 елның 27 февраль көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л.З. мөмкинлекләре чикләнгән бала яшәгән гаиләгә квалификацияле социаль-педагогик ярдәм күрсәтү очен барып кайттылар. Бала да, әти-әнилэре дә безне өйдә күрүләренә шат, ә без һәрвакыт аларга ярдәм итәргә әзер.  

    Бүгенге көндә әлеге технология кысаларында 10 гаилә социаль хезмәт күрсәтүгә алынган, аларда мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала тәрбияләнә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре даими рәвештә балалар белән дәресләр үткәрәләр, ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтәләр. Ата-аналар белгечләрнең киңәшләрен үтәргә тырышалар, бала белән өй шартларында һәрвакыт шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International