Грипп һәм ОРВИны профилактикалау турында

2019 елның 1 марты, җомга

Бүген «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”нда өлкән шәфкать туташы Ольга  Анищенко һәм фельдшер Лилия Шагиева социаль хезмәт алучылар белән «Грипп һәм ОРВИны профилактикалау һәм дәвалау»темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә соңында тыңлаучыларның һәркайсына киңәшләр язылган белешмәлекләр таралттылар.

    Әлеге чараның максаты – йогышлы авыруларны булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

    Әңгәмә вакытында социаль хезмәт алучылар авыруларны профилактикалау һәм дәвалау, үз сәламәтлегеңне ныгыту чаралары турында күп мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International