Грипп һәм ОРВИ - киң таралган чир. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр аңлый. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым. Чыныгу – кискен респиратор инфекцияләрне профилактикалауда аеруча зур әһәмияткә ия. Күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәне ешрак җилләтергә, көндәлек режимны үтәргә, дөрес тукланырга һәм температурага туры килерлек кием кияргә кирәк. Аскорбин кислотасы (С витамины) организм өчен аеруча әһәмиятле. Ул организмның инфекциягә каршы торучанлыгын, канның оешу сәләтен арттыра, углеводлар әйләнешен яхшырта. Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Аларның составында грипп вирусына каршы торучы фитонцидлар бар. Барлык профилактика чаралары турында Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкатъ туташы Бадертдинова Р.М. социаль хезмәткәрлэр белән әңгәмә үткәрде. Социаль хезмәткәрләр үз чиратларында өйдә шартларында социаль хезмәт алучыларга гриппка каршы профилактика чаралары турында сөйләделәр.