Шушы көннәрдә изгелек һәм игелек кылу максатыннан “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга йомшак уенчыклар тапшырдылар. Балаларны йомшак уенчыклар белән шәхси эшмәкәр, “Карапуз” кибете җитәкчесе Яхина Галина Николаевна сөендерде.
“Сабыйларның шат елмаюын күрү - икеләтә рәхәт. Берничә минутка булса да балаларны үз авыруларын оныттырып торырга, күңел ачарга, елмайтырга, тырышабыз,” - диләр волонтёрлар.
Ата - аналар исә үз чиратында мондый игътибар, җылы мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.