6 март көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды.
Бәйрәмгә үзәктә социаль хезмәтләр кабул итүче - мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын -кызлар чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы бәйрәмне район җитәкчелеге исеменнән генә түгел, ә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты А.Н. Хәйруллин исеменнән дә сәламләү һәм котлау сүзләре белән башлап җибәрде.
Мәдәният идарәсе оештырган коллективның чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Матур костюмнар һәм бию элементлары бәйрәмдә катнашучыларны битараф калдырмады, әниләр дә җырга кушылып күңел ачтылар.
Бу көнне әниләр генә түгел, балалар да игътибардан читтә калмады. Алар өчен психологлар һәм социаль педагоглар антикафеда һәм уен бүлмәсендә кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрде.
Бәйрәм чарасы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты А. Н. Хәйруллин тарафыннан бирелгән хәйрия чараларына оештырылган чәй өстәле артында тәмамланды.
Очрашу бик күңелле, җылы атмосферада үтте. Әти-әниләр һәм балалар бәйрәмнән канәгать калдылар.