2019 елның 7 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “8 мартка открытка” ясау буенча мастер – класс булып узды. Шөгыльнең максаты булып балаларда чисталык, эстетика, тырышлык тәрбияләү, шулай ук әниләргә, әбиләргә, кызларга хөрмәт тәрбияләү торды. Шөгыль хатын – кызларны котлау белән башланып китте. Икенче өлештә открытка ясалды. Эш барышында пөхтәлеккә, чисталыкка, төгәллеккә басым ясалды. Открыткалар бик матур килеп чыкты, әниләргә бик ошады.