Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар еш кына куркынычсызлык чаралары турында онытып җибәрә. Нәкъ әлеге категория гражданнар җинаятьче корбаннарына әверелә.
Шуны истә тотып, Менделеевск "Өмет яры" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән терроризмны кисәтү буенча инструктажлар даими рәвештә үткәрә. Бу атнада "Терроризм. Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" темасына очрашу узды.
Социаль хезмәт алучылар "терроризм" төшенчәсе, аның килеп чыгу сәбәпләре, шикле предметларны ачыклаганда мөмкин булган гамәлләр, террорчылык куркынычы килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Инструктажның төп максаты - гражданнарга экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга ярдәм итү, шикле предметларны ачыклаганда шалтыратырга кирәк булган элемтә телефон номерларын искә төшерү.