Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль хезмәт алучыларны 8 Март көне белән котладылар.Чарада катнашучылар игътибарына «сез әбиләр – сез матур " дигән бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Программада төрле конкурслар, биюләр булды, музыка яңгырады. Әлеге чараны гомер итүче Хисамиев Рәшит үзенең котлаулары һәм җырлары белән бизәде.
Бу көнне социаль хезмәт алучылар аеруча игътибар, назлы сүзләр һәм җылылык көтә. Ә интернатта яшәүче хатын-кызлар икеләтә, кайгыртуга мохтаҗ.Аларның һәркайсының үз язмышы, һәм без аларның йөрәкләренә Җылы бүләк итәргә, үзләрен кирәкле һәм яраткан итеп тоярга тырыштык.
(7).jpg)