ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

       2019 елның 9 апрель көнендә,   Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Тату гаилә” клубы кысаларына таянып, традицион гаилә кыйммәтләрен, гаилә тормышын һәм гаилә тәрбиясе культурасын саклауга һәм яңартуга юнәлдерелгән чираттагы дәресне үткәрделәр.

Һәр кешенең иң зур байлыгы – сәламәтлек. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен иң җайлы юл – спорт белән шөгыльләнү.  Бөтенденья сәламәтлек көненә багышлап “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән  өчен спорт-сәламәтләндерү чарасын уздырды.

         1945 елның 09 апрелендә Маршал Василевский гаскәрләре штурм белән Көнчыгыш Пруссия башкаласы Кенигсбергны алалар. Хәзерге көндә Калининград шәһәре.

Чирмешәннең картлар йортында яшәүчеләр өчен һәрвакыт пластинография дәресләре эшли. Аның җитәкчесе социаль эш буенча белгеч Пуль М.В.

Пластилин белән эшләү арт-терапия өчен менә дигән ысул. Кеше үзенең хис-кичерешләрен, кәефен шушы шөгел аша җиткерә ала. Бу шөгел бик җиңел һәм аның белән шөгелләнү өчен аерым белемнәр алырга кирәк түгел.

Пластинография- пластилиннан картонга, кәгазьгә, яки пластикка рәсемнәр, сыннар ясау. Бу техника ярдәмендә зур, матур рәсемнәр барлыкка килә.

Пластилин белән шөгелләнү нерваны тынычландыру ысулы гына түгел, ә картлар өчен бик нәтиҗәле терапия юнәлеше.

Арт-терапия нәтиҗәләре:

-баш миенең кызыксындыру эшчәнлеге;

-уйлану хисенең үсеше;

-моториканы үстерү (кайбер авыруларда бу дәвалану этабында файдалы ысул);

-хәвефсезлекне киметү;

-кәефне арттыру;

-авыр хәләтән һәм гаеп хисеннән арындыру.

Бу ысул бик җиңел аңлатыла- иҗат белән шөгелләнгәндә баш миенең бик күп зоналары эшли башлый һәм шуның нәтиҗәсендә "шатлык гармоны" эшли башлый.

Кайбер картлар пластилин белән эшләгән вакытта үзләрендә беренче тапкыр иҗади потенциал ачалар. Пластилин белән шөгелләнү дәресләрендә һәрбер катнашучы бик күп уңайлы хисләр кичерәләр.

 

Чирмешән муниципаль районы "Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә барып хәлләрен белешеп торалар.

«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлекслы үзәге” ДБУ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Раннее вмешательство» технологиясе кысаларында авыр хәлдә калган гаиләләрдә социаль ятимлекне профилактикалау максатында

09 нчы апрель 2019 нчы ел, сишәмбе

              09 нчы апрель көнне Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак гомуми белем бирү мәктәбе базасында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы  Шакирова Римма "Хатын-кызның табигать серләре" дигән фильм күрсәтте.

2019 нче елның 10 нчы апрель көнне Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Абдуллана Роза Әмир кызы “Йолдызлар дөньясы!” дигән исем буенча әдәби сәгать үткәрде.

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенең кече төркеме балалары космонавтика көнен билгеләп үттеләр.

10 нчы апрель 2019 нчы ел, чәршәмбе

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  шәфкать туташы Екатерина Мунина “Туберкулез профилактикасы” дигән темага видео-лекция үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International