Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “ Йолдызлар дөньясы!” дигән исем буенча әдәби сәгать.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Максат: Космик киңлекләр һәм Кояш системасы планеталары турында күзаллау булдыру, беренче космоска очучылар белән таныштыру,танып- белү активлыгын үстерү, игьтибарлылыкларын ныгыту. 12 апрель- Бөтен дөнья авиация һәм Космонавтика көне. Тәрбияче балаларга беренче космоска очучы Юрий Алексеевич Гагарин һәм ракета уйлап тапкан Константин Циолковский турында сөйләде. Йолдызлар турында әкият укыды, исемнәре белән таныштырды. Балалар күктәге йолдызларның кешеләрнең җирдә эшләгән яхшылыклары билгесе икәнен аңладылар. Әдәби сәгать бик мавыктыргыч һәм уңай кәефләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International