2019 елның 10 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә татарның бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан “Тукай безнең белән” дип исемләнгән чара узды. Тәрбиячеләр шагыйрьнең биографиясе, тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар һәм “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерделәр. Чара Г.Тукайның “И туган тел” җыры белән тәмамланды.