"Изгелек" үзәгендә карамакта торучы өлкәнебезне 90 яшьлек юбилее белән котлау.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

10 апрель көнне тыл хезмәтчәне, “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы Мөнирә Минһаҗ кызы Гәйнетдинова үзенең 90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте. Үзләренең иң изге теләкләрен җиткерү максаттыннан, юбилярны котларга, Әтнә муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Галимҗанова Лилия Октябрис кызы, социаль эшләр буенча белгеч Галимҗанова Гөлшат Назыймулла кызы  һәм социаль хезмәткәр Сәфәрова Резида  килделәр.  Барлык хезмәткәрләр исеменнән Мөнирә апага истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International